название:
автор:
Таллары шаулый җилләрдә
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1038 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Таллары шаулый җилләрдә, Көйли күрешү көен. И минем туган авылым, И минем туган өем. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Үз итеп яшәсәм дә мин Илемнең башка ягын, Авылымда көтеп тора Күптәнге балачагым. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Рәхмәтемне белдерергә Сүзләрем җитми минем. Кырларың, урамнарың күк Күңелең иркен синең. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын.
А как ты думаешь, о чем песня "Таллары шаулый җилләрдә" ?