ГлавнаяИсполнителиАерылмагызСу буенда ялгыз аккош ...
название:

Су буенда ялгыз аккош ...


автор:

Аерылмагыз


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 652 просмотра
Су буенда ялгыз аккош 
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

припев:
Аерылмагыз, аерылмагыз
Булса да сәбәпләре
Канатларны каера ул
Аерылу сәбәпләре

Ят кошны пар итмәс аккош
Ялгыз канат какса да
Бездә бергә булалмабыз
Сулар үргә акса да

припев:
Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә бәгырьләрем,
Нигә соң бергә чакларның
Белмибез кадерләрен.

Талларга карап моңаям
Ялгыз минутларымда
Бер ялгызымны калдырма
Мәхәббәт утларында

припев:
Талларга барып сөялдем,
Белмәдем бөгеләсен.
Белмәдем талларга карап,
Үзәгем өзеләсен.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Су буенда ялгыз аккош ..." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен