название:
автор:
И, Ходай, исәнлек бир! (Рамил Чурагул сүз., Ризван Хәкимов көе)
автор:
Радик Юлъякшин
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1119 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
И, Ходай, исәнлек бир! Кешегә гомерләр бирелә Мең түгел, бары тик бер генә. Кулымнан төшермәм мин сине, Җаныем, төшермәм гомергә. Кушымта: Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә Шул ачы язмышлар кулына. Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә! И, Ходай, исәнлек бир син миңа! Тиз үтә бу тормыш язлары, Ә алда - салкыны, карлары, Мин сине өшетмәм, туңдырмам, Онытма, җаныем, мин барын. Кушымта. Без икәү - бербөтен, син дә мин, Кайгы да, шатлык та гел уртак. Йөрәкләр мәңгегә бәйләнгән. Мәхәббәт - мәңгелек табышмак. Кушымта: Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә Шул ачы язмышлар кулына. Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә! И, Ходай, исәнлек бир син миңа! Бәхетле булырга килгәнбез бу җиргә. И, Ходай, исәнлек бир син безгә!
А как ты думаешь, о чем песня "И, Ходай, исәнлек бир! (Рамил Чурагул сүз., Ризван Хәкимов көе)" ?