ГлавнаяИсполнителиЗухра ШарифуллинаОзак торды атым чапмады
название:

Озак торды атым чапмады


автор:

Зухра Шарифуллина


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1549 просмотров
Озак торды атым чапмады,
Борылыштан чак-чак атлады.

Кыңгыраулар тагып, авыл урамнарын,
Чәчкәләргә күмеп булмады, эх.
Озак торды атым чапмады.

Озак торды атым чапмады,
Тормыш авыр, чак-чак атлады.

Зәңгәр тасмаларны, бәллүр бакалларны,
Сихри шампаннарны атмады, эх.
Туктап калды атым чапмады.

Озак торды атым чапмады,
Хәле бетеп миңа карады.

Ярсып атламады, кәртәләр ватмады,
Авыр сулап куйды, сыктады, эх.
Озак торды, торды чапмады.

Озак торды атым чапмады,
Борылыштан чак-чак атлады.

Кыңгыраулар тагып, авыл урамнарын,
Чәчкәләргә күмеп булмады, эх.
Озак торды атым чапмады.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Озак торды атым чапмады" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен