ГлавнаяИсполнителиЗөһрә ШәрифуллинаБеләзегем йөзегем. (Татар халык жыры)
название:

Беләзегем йөзегем. (Татар халык жыры)


автор:

Зөһрә Шәрифуллина


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1100 просмотров
Беләзегем-йөзегем 
Татар халык җыры

Бакчаларда җилләр исә
Чәчәкләргә кагылып.
Шул чәчәкләр арасыннан
Сине эзлим сагынып.

Беләзегем-йөзегем
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярым түгел
Сөярмен әле үзем.
И, тугайда, тугайда,
Тугайда, куш каенда,
Шулай сагына торгандыр
Мине җаныкаем да.

Сары матур, сары матур,
Сары матур сайласаң.
Тавышларыңнан танырмын 
Кошлар булып сайрасаң.

Беләзегем-йөзегем
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярым түгел
Сөярмен әле үзем.
И, тугайда, тугайда,
Тугайда, куш каенда,
Шулай сагына торгандыр
Мине җаныкаем да.

Бакчаларга керәсең дә
Гөлләргә үреләсең.
Бер гөлгә, бер сиңа карыйм —
Син матур күренәсең.

Беләзегем-йөзегем
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярым түгел
Сөярмен әле үзем.
И, тугайда, тугайда,
Тугайда, куш каенда,
Шулай сагына торгандыр
Мине җаныкаем да.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Беләзегем йөзегем. (Татар халык жыры)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен