ГлавнаяИсполнителиНеизвестенСолдат
название:

Солдат


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1293 просмотра
Солдат 
Роберт Тимербаев көе Вәлит Илембәтов сүзләре

Яу кырында, яшь салдатның,
Йөрәгеннән кан тамды.
Шунда үскән ак чәчәкләр,
Кып-кызыл булып калды.
Гомере бетте, ә бит егет,
Гөлләрне назламаган.
Ярата дип, яратмый диеп,
Таҗларын санамаган.

Егет алды чәчәкләрне,
Гашыйклар өзсен өчен.
Бу дөнъяның матурлыгын,
Башкалар күрсен өчен.
Гомере бетте, ә бит аның,
Унтугызы тулмаган.
Бу егет бит бер кызгада,
Әле гашыйк булмаган.

Ачы яшен йотты ана,
Күңелкәйләре тулып.
Җиңү һәм тынычлык кайтты,
Кулыннан сәлам булып.
Яшь егетнең гомеркәе
Өзелде яу кырында.
Юк, ул яши, мәңге яши,
Балкып кояш нурында.

Егет алды чәчәкләрне,
Гашыйклар өзсен өчен.
Бу дөнъяның матурлыгын,
Башкалар күрсен өчен.
Гомере бетте, ә бит аның,
Унтугызы тулмаган.
Бу егет бит бер кызгада,
Әле гашыйк булмаган.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Солдат" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен