название:
автор:
[bad word] [bad word] urazova_khakimov
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 818 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
[bad word] [bad word] urazova_khakimov (Мөдәрис Газетдинов көе, Люция Газетдинова сүзләре) 1. Сезне тәбрикләргә килдек, Котлы булсын туегыз. Кулларыгызда пар балдак - Аны мәңге саклагыз. КУШЫМТА: Эх, туйлар, туйлар, туйлар Туйлар итәбез әле. Җырлап-биеп, уйнап-көлеп Бәйрәм итәбез әле. 2. Изге теләкләр телибез, Бәхет яусын яшьләргә. Насыйп булсын аккошлардай Мәңге парлы яшәргә. 3. Бар гаиләнең яме - бала, Түгел алтын-көмеше. Мәхәббәт агачыгызның Булсын бик күп җимеше. 4. Күтәрәбез бокалларны Кияү һәм килен өчен. Алда бар да бал-май булсын, Әче булмасын өчен.
А как ты думаешь, о чем песня "[bad word] [bad word] urazova_khakimov" ?