ГлавнаяИсполнителиИрфан ИзмайловӘни күзләре
название:

Әни күзләре


автор:

Ирфан Измайлов


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1271 просмотр
Тәрәзәне ачып кош очырдың
Ул кошчыгың, әни, мин идем.
Бәхет эзләп киттем туган җирдән
Бәхет агачыннан өзелдем.

Кайтып киләм әни сукмагыннан,
Кая әниемнең эзләре?
Такта кадакланган тәрәзәләр,
Тәрәзәләр — әни күзләре... 

Тормыш ваклыгына күмелделәр
Әниемнең чакыру сүзләре.
Туган өем көткән биш күз белән,
Бишесе дә — әни күзләре.

Кайтып киләм әни сукмагыннан,
Кая әниемнең эзләре?
Такта кадакланган тәрәзәләр,
Тәрәзәләр — әни күзләре...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әни күзләре" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен