название:
автор:
Сандугач-алмагач
автор:
Монсар
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 705 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Аллар булганда гына ла, Гөлләр булганда гына, Күтәрелә күңелләр шул, Бергә булганда гына. Сандугач-алмагач, Син ай булгач, мин — кояш. Кайгы димә, хәсрәт димә, Кайгыларга баш имә. Кайгыларга башың исәң, Рәхәт яшәрмен димә. Сандугач-алмагач, Син ай булгач, мин — кояш. Сандугачлар өзеп сайрый Иртән аяз таңнарда. Авыр чакта бигрәк кирәк Бер-береңне аңларга. Сандугач-алмагач, Син ай булгач, мин — кояш. Куй самовар, чәй эчәрбез, Жәлләмичә күмерне. Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, Үткәрик лә гомерне. Сандугач-алмагач, Син ай булгач, мин — кояш.
А как ты думаешь, о чем песня "Сандугач-алмагач" ?