название:
автор:
Кыз урлау
автор:
Салават Фатхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 763 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Дөрләп янсын, сүрелмәсен Су буенда учаклар. Соңлап куймыйк, бер уза ул Сөеп, сөелер чаклар. Пар атларны җик син, дустым, Өйдә йоклап ятмаек. Әйдә дошманнарны көнләштереп Яп-яшь кәләш урлап кайтаек. Кәләш урлап кайтыйк әле Өйдә йоклап ятканчы. Эзли белсәң, табыла ул Чиләгенә капкачы. Пар атларны җик син, дустым, Өйдә йоклап ятмаек. Әйдә дошманнарны көнләштереп Яп-яшь кәләш урлап кайтаек. Ат урлаган, кыз урлаган Егетләрнең аруы. Йоклап ятсаң, соңлап калсаң Бар ялгыз да калуың. Пар атларны җик син, дустым, Өйдә йоклап ятмаек. Әйдә дошманнарны көнләштереп Яп-яшь кәләш урлап кайтаек.
А как ты думаешь, о чем песня "Кыз урлау" ?