название:
автор:
Күл карап озатты
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 820 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Күл карап озатты Торналар китүен. Сагынып көтә ул Кабат яз җитүен. Чылбырдай тезелеп Кайтыгыз, торналар. Бу күлдәй камышлы Гүзәл күл кайда бар? Йөрмәгез боегып Каңгырып чит илдә. Оялар корырсыз Яңадан шул күлдә. Чылбырдай тезелеп Кайтыгыз, торналар. Бу күлдәй камышлы Гүзәл күл кайда бар? Туган як күле киң, Күңелләр күлдәй киң. Туган җир тормышы Шул гүзәл күлгә тиң. Чылбырдай тезелеп Кайтыгыз, торналар. Бу күлдәй камышлы Гүзәл күл кайда бар?
А как ты думаешь, о чем песня "Күл карап озатты" ?