название:
автор:
Талгын су
автор:
Дамир Фейсханов
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1292 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Талгын су Зиннур Сафиуллин көе Роберт Рәкыйпов сүзләре Тал төбендә — талгын су, Яшьлек чагым калган су. Аерылмаска вәгъдә биреп, Көмеш йөзек салган су. Талгын су, талгын су, Көмеш йөзек салган су. Тал төбендә — салкын су, Яшьлегемдәй алкын су. Аерылышкан вакытларда Йөрәкләргә якын су. Салкын су, салкын су, Йөрәкләргә якын су. Тал төбендә — инеш су, Вак-вак ташлы көмеш су. Яшьлегемне саклап калган Мәңгегә сөенеч су. Талгын су, талгын су, Мәңгегә сөенеч су.
А как ты думаешь, о чем песня "Талгын су" ?