ГлавнаяИсполнителиСафиуллин ЗиннурСагынам сине,Әлматем
название:

Сагынам сине,Әлматем


автор:

Сафиуллин Зиннур


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1335 просмотров
Сагынам сине, Әлмәтем
Зиннур Сафиуллин көе Нәфисә Әхмәтҗанова сүзләре

Юл өстенде үсеп тора
Әлмәтем чыршылары.
Чыршыларны мактап җырлар
Илемнең җырчылары.

Әлмәтем, сине сагынам,
Зәңгәр чыршылар барга.
Сагынам сине, сагынам,
Сөйгән ярым да анда.

Әлмәт дигән шәһәремнән,
Гел сокланып үтәләр.
Шәһәр белән горурланып,
Чыршыларым үсәләр.

Әлмәтем, сине сагынам,
Зәңгәр чыршылар барга.
Сагынам сине, сагынам,
Сөйгән ярым да анда.

Кайтам инде Әлмәтемө
Шушы салкын кышларын.
Анда мине көтеп тора
Ак карлы чыршыларым.

Әлмәтем, сине сагынам,
Зәңгәр чыршылар барга.
Сагынам сине, сагынам,
Сөйгән ярым да анда.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сагынам сине,Әлматем" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен