название:
автор:
Зангар чыршылар
автор:
Сафиуллин Зиннур
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1424 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Зәңгәр чыршылар Зиннур Сафиуллин көе Зөлидә Зарипова сүзләре Зәңгәр күлмәкле чыршылар Чумган ылыс исенә, Җанга рәхәт, сихәт бирә Ап-ак карның төсе дә. Чыршыкай-матуркай, Сиңа сузыла кулым. Туган ягым чыршысына Илт әле мине юлым. Чыршыларның зәңгәрлегә Күзләремә сеңгәннәр. Авылын ташлап китә икән Уйсыз-хиссез йөргәннәр. Чыршыкай-матуркай, Сиңа сузыла кулым. Туган ягым чыршысына Илт әле мине юлым. Зәңгәр карда зәңгәрме ул? Ап-ак карлы чыршылар. Гүзәллеген көйгә салып Җырлыйлармы җырчылар? Чыршыкай-матуркай, Сиңа сузыла кулым. Туган ягым чыршысына Илт әле мине юлым.
А как ты думаешь, о чем песня "Зангар чыршылар" ?