ГлавнаяИсполнителиРинас АхметовСоң булса да, уң булсын
название:

Соң булса да, уң булсын


автор:

Ринас Ахметов


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1448 просмотров
Соңга калдың инде дисең миңа,
Нигә әле соңга калыйм мин.
Соң булса да тапкан бәхетем син,
Күзләреңнән күзне алмыйм мин.

Соңга калдым диеп үкенмимен,
Йөрмим әле бер дә аптырап.
Иртә табып аны югалтудан,
Соң табуың күпкә яхшырак.

Нигә дип без элек күрешмәдек
Юллар кисешкәнен күрмәдек.
Вакыт узган икән гел заяга
Бәхетләрне читтән эзләдек.

Бәхет ачкычлары кулыбызда,
Соң булса да, әйдә уң булсын.
Миннән башка узган гомереңне
Җитәкләшеп кабат узарсың.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Соң булса да, уң булсын" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен