ГлавнаяИсполнителиНаиля Фатехова һәм "На-на" төркемеУмырзая (халык көе, Ә.Фәйзи сүзләре)
название:

Умырзая (халык көе, Ә.Фәйзи сүзләре)


автор:

Наиля Фатехова һәм "На-на" төркеме


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1313 просмотров
Боз катлавы эрегәч, җир өстенә
Умырзая чыга, карагыз:
Умырзая чыга,
Умырзая калка,
Умырзая суза сабагын.

Боз катлавы кебек көнкүрештән
Чыгасым ла килә тизрәк:
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек тиз үрләп…

Умырзая бик тиз үсеп чыга,
Бик аз гына яши тураеп;
Умырзая бик тиз
Башын аска ия,
Умырзая сула моңаеп…

Юк, мин яшәр идем озак, озак,
Минем килми алай буласым:
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек суласым…

Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы
Зур чәчәкләр белән җыелып;
Юк, мин үлмәс идем
Умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып…

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Умырзая (халык көе, Ә.Фәйзи сүзләре)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен