название:
автор:
Чиялэр
автор:
Габделфэт Сафин
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1564 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп Бакчада үсәләр чияләр. "Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз, Иң матур чагыбыз!" – дияләр. Кояшка үрелеп, Кызара чияләр. "Сез икәү, сез икәү Пар килгән!" – дияләр. Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар, "Үбим!" – дип үрелә чияләр. Сөюен яшергән гашыйклар шикелле Кызарып башларын ияләр. Кояшка үрелеп, Кызара чияләр. "Сез икәү, сез икәү Пар килгән!" – дияләр. Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне Күз явын алырлык чияләр. "Төшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә! Соңлама, соңлама!" – дияләр. Тулышып пешкәннәр Кып-кызыл чияләр. "Сез икәү, сез икәү Бәхетле!" – дияләр.
А как ты думаешь, о чем песня "Чиялэр" ?