ГлавнаяИсполнителиГазизуллин ЭльмирАерылабыз
название:

Аерылабыз


автор:

Газизуллин Эльмир


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1041 просмотр
Аерылабыз, аерылабыз,
Аерылабыз, хуш иркәм.
Вакытлыча аерылганга
Түзәргә кирәк икән.

Аерылабыз, аерылабыз,
Бир, иркәм, кулларыңны, 
Киләчәктә бәхетсезлек
Өзмәсен юлларыңны.

Алсу күбәләкләр оча
Зәңгәрсу болытларда,
Әрнемәче йөрәккәем,
Бер генә минутларга.

Агыйделдә өч үрдәк,
Өчесенә – бер оя,
Аерылмабыз, дигән идек,
Аера икән дөнья.

Аерылабыз, аерылабыз,
Аерылабыз күпкәме?
Әллә айга, әллә елга,
Әллә гомерлеккәме?

Агыйдел каты акса да,
Төбе – камышлык икән,
Аерылуны уйламыйча,
Нигә таныштык икән.

Агыйдел параходына
Элеп калдырдым йозак
Аерылулар тиз булса да,
Кавышулары озак.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Аерылабыз" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен