название:
автор:
Таллары шаулый җилләрдә
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1136 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Таллары шаулый җилләрдә, Көйли күрешү көен. И минем туган авылым, И минем туган өем. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Үз итеп яшәсәм дә мин Илемнең башка ягын, Авылымда көтеп тора Күптәнге балачагым. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Рәхмәтемне белдерергә Сүзләрем җитми минем. Кырларың, урамнарың күк Күңелең иркен синең. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Перевод на русский: Просторы шумят на ветру Поет песни встречи. О, моя родная деревня, О, мой родной дом. Не могу забыть, не забуду, Улицы моей деревни — Памятью тянущиеся Вдаль . Даже если живу в другом месте Как в родном В деревне меня ждет Давнишнее детство. Не могу забыть, не забуду, Улицы моей деревни — Памятью тянущиеся Вдаль . Чтобы выразить благодарность Не хватит слов у меня. Поля, леса, небеса, Широка душа твоя. Не могу забыть, не забуду, Улицы моей деревни — Памятью тянущиеся Вдаль .
А как ты думаешь, о чем песня "Таллары шаулый җилләрдә" ?