название:
автор:
Кунелларда урын тар мени
автор:
Сахабиева Зухра
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 703 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Күңелләрдә урын тармыни Сара Садыйкова көе Заһид Фәйзи сүзләре Язмыш уртак була кошлар бергә Бер ояда тормыш корганда. Хәтер калдырулар нигә кирәк Матур көннәр туып торганда. Араларны суытмасын Бәгырьсезлек салкыны. Авыр сүздән сүрелмәсен Йөрәкләрнең ялкыны. Бер омтылыш беләш яшәгәндә, Аңлашмаслык эшләр бармыни. Җылы сүзләр белән сабырлыкка Күңелләрдә урын тармыни. Араларны суытмасын Шәфкатьсезлек салкыны. Авыр сүздән сүрелмәсен Йөрәкләрнең ялкыны. Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, Яшәүләргә гөрләп ни җитә. Дәрт чаткысы сүнә, күңел сула, Рәнҗетүдән йөрәк кимсенсә. Араларны суытмасын Бәгырьсезлек салкыны. Авыр сүздән сүрелмәсен Йөрәкләрнең ялкыны.
А как ты думаешь, о чем песня "Кунелларда урын тар мени" ?