ГлавнаяИсполнителиНеизвестенКилче иркәм күл буена
название:

Килче иркәм күл буена


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1019 просмотров
Килче иркәм күл буена,
Ялдырма кил инде.
Шул мәхәббәт утларында,
Янып үләм бит инде.

Эх, бу күңел дигәне,
Кырлары үзәннәре.
Була бит сөйгән ярларның,
Үзәкне өзгәннәре.

Серле нурлар сибә торган,
Күзләреңә карармын.
Толымнарым сүтә - сүтәч,
Чәчләремне тарармын.

Эх, бу күңел дигәне,
Кырлары үзәннәре.
Була бит сөйгән ярларның,
Үзәкне өзгәннәре.

Үз үземдә урын тапмый,
Күпме йөрермен тагын.
Кайда басканыңны белми,
Очып туймаган чагым.

Эх, бу күңел дигәне,
Кырлары үзәннәре.
Була бит сөйгән ярларның,
Үзәкне өзгәннәре.

Килче иркәм күл буена,
Ялдырма кил инде.
Шул мәхәббәт утларында,
Янып үләм бит инде.

Эх, бу күңел дигәне,
Кырлары үзәннәре.
Була бит сөйгән ярларның,
Үзәкне өзгәннәре.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Килче иркәм күл буена" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен