ГлавнаяИсполнителиГүзәл УразоваБәхетле итә алдың
название:

Бәхетле итә алдың


автор:

Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1128 просмотров
БӘХЕТЛЕ ИТӘ АЛДЫҢ

Тормышымның тиңсез бизәге син,
Ышанычлы, ныклы терәгем.
Син булганга күрә янәшәмдә
Тыныч тибә минем йөрәгем.

Кушымта:
Сиңа рәхмәт әйтми кемгә әйтим
Кадерләрен минем белгәнгә?
Син бәхетле итә алган кебек
Итә алмас мине беркем дә.

Бармы тагын берәү синең кебек
Минем өчен янып көюче,
Шатлык-кайгыларын уртак итеп
Ихлас күңел белән сөюче?

Кушымта.

Син сөюне саклый белгәнгәме
Шул ук хисләр миндә сакланган?
Ярый әле сине миңа кадәр
Җирдә беркем эзләп тапмаган.

Кушымта.
 [bad word]  [bad word] club3524919

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бәхетле итә алдың" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен