ГлавнаяИсполнителиГузәл Уразова-курергэ тилмерэм, тошлэрдэ тик курэм(Әнкәем Күзләре...
название:

Әнкәем Күзләре...


автор:

Гузәл Уразова-курергэ тилмерэм, тошлэрдэ тик курэм(


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1434 просмотра
ӘНКӘЕМ КҮЗЛӘРЕ

Әнкәем күзләре,
Кызартмам йөзләрең,
Онытмам алтындай сүзләрең.
Яшьләнә күрмәсен,
Кайгылар белмәсен
Әнкәемнең нурлы күзләре.

Кушымта:
Күрергә тилмерәм,
Төшләрдә тик күрәм
Әнкәемнең нурлы күзләрен. (2 тапкыр)

"Тәүфыйклы бул, балам,
Сабыр бул," - дип кала,
Чыксам әгәр ерак сәфәргә.
Җитсә дә көзләре,
Әнкәем күзләре
Дәрт һәм куәт бирә яшәргә.

Кушымта.

Әнкәем күзләре
Очкынлы үзләре,
Йөрәктә акыллы сүзләре.
Дөньяга нур чәчә,
Әнкәем, мең яшә,
Кояш кебек синең күзләрең.

Кушымта.
 [bad word]  [bad word] club3524919

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әнкәем Күзләре..." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен