ГлавнаяИсполнителиЭлина Хакимова.Каян килә моңнар.Гөлфия Шакирова сүз. Эльвира Хаматнурова көе.
название:

Гөлфия Шакирова сүз. Эльвира Хаматнурова көе.


автор:

Элина Хакимова.Каян килә моңнар.


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 686 просмотров
Моң  
 Эльвира Хәмәтнурова көе Гөлфия Шакирова сүзләре
МОҢ
1)Каян туа, каян килә моңнар,
Күңел түрләренә үтәрлек.
Сүнми һәм сүрелми торган булып,
Гасырларга барып җитәрлек.

Кушымта:
Әллә күктән, җирдән микән,
Әллә галәмнәрдән микэн.
Әллә киек каз канатына,
Тагылыплар киләмикэн.
Әллә җилләр, яңгырлардан,
Әллә карлы бураннардан.
Аккош күлләренә сарган ,
Алсу таңлы томаннардан.

2)Каян туа, каян иңә моңнар,
Урап алып бөтен аңыңны.
Җирдән алып күккә күтәрә ул,
Назга урап синең җаныңны.

Кушымта.

3)Әллә инде былбыллардан күчеп,
Чишмәләргә барып кушыла.
Менә шунда кушыласы килә,
Шушы илаһи аваз тав(ы)шына.

Кушымта:
Әллә күктән, җирдән микән,
Әллә галәмнәрдән микэн.
Әллә киек каз канатына,
Тагылыплар киләмикэн.
Әллә җилләр, яңгырлардан,
Әллә карлы бураннардан.
Аккош күлләренә сарган ,
Алсу таңлы томаннардан.
Каян моңнар туа икэн….

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гөлфия Шакирова сүз. Эльвира Хаматнурова көе." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен