название:
автор:
Кырлай, М. Макаров көе, Г. Тукай сүз.
автор:
З. Сәхәбиева, КДК Татар
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 622 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — «Кырлай» диләр; Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр. Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде, Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — «Кырлай» диләр; Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр. Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем; Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем. Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә; Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә. Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — «Кырлай» диләр; Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — «Кырлай» диләр
А как ты думаешь, о чем песня "Кырлай, М. Макаров көе, Г. Тукай сүз." ?