ГлавнаяИсполнителиИльмира Нагимова- Эльмира СулеймановаҖырлы-моңлы язмышыбыз (ft. Эльмира Сулейманова)
название:

Җырлы-моңлы язмышыбыз (ft. Эльмира Сулейманова)


автор:

Ильмира Нагимова- Эльмира Сулейманова


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 746 просмотров
Син шатлансаң, мин сөенәм
Уңышлы көннәреңә
Үзем ай булырга риза
Караңгы төннәреңә

Теләк теләп сулар сибәм
Үстергән гөлләреңә
Бары Бәхет кенә юрыйм
Киләчәк көннәреңә

Җырга-моңга үрелеп
Бара безнең юллар да
Туган сыман икәү якын
Ышанычлы дусларда

Җырга-моңга үрелеп
Бара безнең юллар да
Тормышлар да җиңелерәк
Без икебез булганда

Апам сыман син кадерле
Ягымлы күз карашың
Тормыш борылышларында
Юл күрсәтеп барасың

Сеңелем диеп нык яратып 
Кочагыма аламын
Җан сердәшне,таянычны
Миндә таба аласың

Син шатлансаң, мин сөенәм
Уңышлы көннәреңә
Үзем ай булырга риза
Караңгы төннәреңә

Теләк теләп сулар сибәм
Үстергән гөлләреңә
Бары Бәхет кенә юрыйм
Киләчәк көннәреңә

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Җырлы-моңлы язмышыбыз (ft. Эльмира Сулейманова)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен