ГлавнаяИсполнителиКараужа авылы коеМинус
название:

Минус


автор:

Караужа авылы кое


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 775 просмотров
Тәрәз ачып җимнәр чәчтем,
Килде ике күгәрчен.
Килде дә ике күгәрчен,
Килде сезне күрәсем.

Кушымта:

Күгәрчен гөрлидер
Баласын уятырга.
Әле ярый дусларым бар
Күңелне юатырга.

Калфагым бар шәлем юк,
Шәл алмыйча хәлем юк.
Сез дусларым хакы өчен
Җырламыйча хәлем юк.

Кушымта.

Алтын булып агаем ла,
Көмеш булып тамаем.
Сез дусларым каршысында
Шәмнәр булып янаем.

Кушымта.

Тәрәз ачып җимнәр сиптем,
Ашагыз, кошкайларым.
Кайгы-хәсрәтләр күрмичә
Яшәгез, дускайларым.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Минус" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен