ГлавнаяИсполнителиАльбина ХакимоваЯшьли сойгэн ярым.
название:

Яшьли сойгэн ярым.


автор:

Альбина Хакимова


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 806 просмотров
Яшьли сөйгән ярым, еракларда калдың,
Еракларда — яшьлек таңында,
Төшләремә кер син, өннәремдә кил син,
Якты кояшым бул җанымда.

Яшьли сөйгән ярым, йөрәгемдә калдың,
Аерса да ачы язмышлар.
Үткәнгә уфтанмый, язмышка сылтамый,
Язмышлардан табыйк узмышлар.

Яшьли сөйгән ярым, кер син төшләремә,
Синсез яшәү — үзе бер газап.
Кайтып килик, дустым, яшьлек язларына
Җитәкләшеп тагын бер кабат.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яшьли сойгэн ярым." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен