название:
автор:
Бушлык патшалары
автор:
Алканат
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 922 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Мин шундый арыдым яңа юллар күзләп, Җаваплар эзләп мин шундый алҗадым. Бик зур биеклектән чумдым күңелемә - Җиттем таш төбенә, тик берни тапмадым, Максатлар тулы мәгънәдә батмадым... Озак булмас бу мәңгелек төн, Әммә көн дә булмас аннары. Без беркем тугел - нибары Бушлык патшалары- Вакытның билгесез саннары... Мин салдым күңелемә иксез - чиксез галәм - Әүлияләр белән күк моңын тыңладым... Бик зур биеклектә мине һәрбер җисем белә- Бушлык көе генә нигәдер тынмады, Мәңгелек миңа ялгызлык юрады... Озак булмас бу мәңгелек төн, Әммә көн дә булмас аннары. Без беркем тугел - нибары Бушлык патшалары- Вакытның билгесез саннары... Озак булмас бу мәңгелек төн, Тирә - юнне яңграта тынлык. Сөйлә миңа, ниләр тора Синең йөрәгең? Сөйлә, безне үтергәнче бушлык... (c) Ильназ Гараев
А как ты думаешь, о чем песня "Бушлык патшалары" ?