название:
автор:
Туган ил ( сл. Н.Исанбета, муз. нар.)
автор:
АЙГУЛЬ ХАЙРИ (AIGUL KHAIRY)
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1130 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Китми күңлемнән минем һич Шул сөекле илкәем; Анда сөйгән ярлы халкым, Анда сөйгән әнкәем. Анда таңнар җәйге диңгез Балкуыннан нурлырак; Анда җырлар сандугачның Сайравыннан моңлырак. Кайда барсаң да, имеш, ди, Бер кояш бар җиргә баш; Юк, туган җирдә бүтән ул, Анда тик чын, үз кояш! Анда күк тә бик якын шул, Җирдә үк йолдызлары, — Күзләрен күрсәң, танырсың, Нәкъ үз авылың кызлары. Анда һәр кич киң басудан Тәмле хуш ис аңкуы; Анда айның җанга иркә Һәм ягымлы балкуы. Анда, сайрар кош шикелле, Көй суза гармуннары, Сызла иркен, тын һавада Анда ил зар-моңнары. Анда җырлый җирдә һәр таш, Кул изи һәрбер агач. Анда кайтсам, мин дә башка: Анда мин дә сандугач!
А как ты думаешь, о чем песня "Туган ил ( сл. Н.Исанбета, муз. нар.)" ?