название:
автор:
Шушма буе (90нчы еллар)
автор:
Салават Фәтхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1380 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Гүзәл Сара, батыр Биккол Исемен йөртә авылым. Шул авылны сагынып кайтам Ямансулап һәр елны. Шушма буе әрәмәлек, Анда сайрый сандугач. Әйләнәм дә шунда кайтам, Өзелеп-өзелеп сагынгач. Әрәмәсе аша үтәм, Шомыртын авыз итәм. Аерылганга күп тә түгел, Кабат кавышуны көтәм. Шушма буе әрәмәлек, Анда сайрый сандугач. Әйләнәм дә шунда кайтам, Өзелеп-өзелеп сагынгач. Сарабиккол чишмәләре Челтерәп ага микән? Сагынуларым бетәр иде, Шул чишмә суын эчсәм. Шушма буе әрәмәлек, Анда сайрый сандугач. Әйләнәм дә шунда кайтам, Өзелеп-өзелеп сагынгач.
А как ты думаешь, о чем песня "Шушма буе (90нчы еллар)" ?