название:
автор:
Хәйдәр җыры (Э.Низамов музыкасы, Г.Зайнашева сүз.)
автор:
Ильгам Валиев
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 798 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Биек тауга менеп бер җырладым, Таулар белсә белер хәлемне. Йөрәгемнән ярсып чыккан җырым Кыяларга барып бәрелде. Ярсуларым инде чиктән ашты, Яңа җырым ничек башларга? Әллә үзем барып бәрелим микән Шул таудагы кыя-ташларга?! Кыяларга карап бер уфтандым, Утлар булып чыкты сулышым. Җырласам да, ярсып җыласам да, Юк басылмас йөрәк сагышым. Ярсуларым инде чиктән ашты, Яңа җырым ничек башларга? Әллә үзем барып бәрелим микән Шул таудагы кыя-ташларга?!
А как ты думаешь, о чем песня "Хәйдәр җыры (Э.Низамов музыкасы, Г.Зайнашева сүз.)" ?