ГлавнаяИсполнителиЛейсан СунгатоваСин (Remix)
название:

Син (Remix)


автор:

Лейсан Сунгатова


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1220 просмотров
Син мине кабат тудырдың да, 
Син миңа бирдең канат.
Бозга әйләнгән җанымны
Назыңа төрдең кабат.

Син соңлап булса да, 
Мәңгегә кайткан язым.
Син күңелем түрендә
Моңланып туймас сазым,
Моңланып туймас сазым.

Ташкынлы күңелем елгасы да
Эзләп тапты ярларын.
Кошлардай әйләнеп кайтты
Онытылган җырларым.

Син соңлап булса да, 
Мәңгегә кайткан язым.
Син күңелем түрендә
Моңланып туймас сазым,
Моңланып туймас сазым.

Син бит миңа өр-яңадан 
Дөньямны бүләк иттең.
Әйтерсең лә бер мизгелдә
Галәмне иңләп үттем.

Син соңлап булса да, 
Мәңгегә кайткан язым.
Син күңелем түрендә
Моңланып туймас сазым,
Моңланып туймас сазым.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син (Remix)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен