название:
автор:
Тулган айга карап, чәчләреңне тарап
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1237 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Тулган айга карап, чәчләреңне тарап Моңсу җырлар ләкин җырлама, Сиңа карыйм да мин, күзем ала алмыйм, Мин моңланмыйм, җаным моңлана. Бердәнберем идең, син бәхетем дидең, Үз бәхетеңә инде соңлама. Ак моңнарым булып, яна бер ай тулып, Мин моңланмыйм, йөрәк моңлана. Юкка гына түгел, сагышлана күңел, Ул ашкына ерак юлларга. Күз яшьләрең яшер, ара ерак хәзер, Тик моңланма, күңел моңланма. Бу бит туган яктыр, тирә-ягы матур, Чыкмасаң да озын юлларга. Тугайларга дәшеп, җырлап килә яшьлек, Шуңа күрә син дә моңланма.
А как ты думаешь, о чем песня "Тулган айга карап, чәчләреңне тарап" ?