ГлавнаяИсполнителиДинарЭ мин менэ сине сагынмыйм, хэзер инде сина табынмыйм.Алларыма чыгып чакырма,
название:

Э мин менэ сине сагынмыйм, хэзер инде сина табынмыйм.Алларыма чыгып чакырма,


автор:

Динар


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 899 просмотров
Һәр сулышны "син" дип алганда,
Синең өчен көеп янганда,—
Хыянәтең кисте барысын,
Үкенергә хәзер, җаным, соң!

Ә мин менә сине сагынмыйм,
Хәзер инде сиңа табынмыйм,
Алларйма чыгып чакырма,
Кире кайтмам сиңа тагын мин.

Үтеп барган ялган мизгелгә
Алыштырдың бит син барысын.
Нигә һаман эзләп таба соң
Әрнү-үкенечле карашың?

Ә мин менә сине сагынмыйм,
Хәзер инде сиңа табынмыйм.
Алларыма чыгып чакырма,
Кире кайтмам сиңа тагын мин.

Үтәр еллар, вакыт дәвалар —
Төзәлерләр әле яралар.
Тик без генә бергә булмабыз —
Ерагая гына аралар.

Ә мин менә сине сагынмыйм,
Хәзер инде сиңа табынмыйм.
Алларыма чыгып чакырма,
Кире кайтмам сиңа тагын мин.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Э мин менэ сине сагынмыйм, хэзер инде сина табынмыйм.Алларыма чыгып чакырма," ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен