название:
автор:
Таян Аллага
автор:
Габдулла Тукай
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1222 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син аллага! Йа ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл; Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул! Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән, Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән. Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең: Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең! Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына; Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә! Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син аллага!
А как ты думаешь, о чем песня "Таян Аллага" ?