ГлавнаяИсполнителиИлһам ШакировЭзләдем бәгрем сине
название:

Эзләдем бәгрем сине


автор:

Илһам Шакиров


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1134 просмотра
Кәккүк кычкыра сирәк кенә,
Сагынуын сөйләп кенә.
Килсәң иде, иркәм, яныма
Көлемсерәп кенә.

Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.

Зәңгәр елгалар чылтырап ага,
Нур сибә кояш көлеп;
Алмагачлар ак шәлен ябынган,
Иркәм, синең кебек.

Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.

Минем юлыма нурлар
Алып кил күбрәк итеп;
Алсу гөлләр өзеп бирермен
Сиңа бүләк итеп.

Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Эзләдем бәгрем сине" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен