ГлавнаяИсполнителиВил УсмановСерле кузлэр
название:

Серле кузлэр


автор:

Вил Усманов


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 767 просмотров
Серле күзләр, шомырт төсле күзләр,
Моңсуланып ниләр уйлыйсыз?
Сезне күрсәм, таба алмыйм сүзләр,
Күңелемне һаман борчыйсыз.
 
Уйчан күзләр, диңгез сыман күзләр,
Ялкын белән нигә уйныйсыз?
Сулар сипсәң, тере ялкын сүнәр,
Шаярулар бүген урынсыз.
 
Гөлчәчәкләр җыйдым сайлап кына,
Чәчәкләрнең җыйдым алсуын.
Шул чәчәкләр сөйләп бирер сиңа
Йөрәгемнең сөю, ярсуын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Серле кузлэр" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен