название:
автор:
Коедан су ала кыз бала
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1017 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Коедан су ала кыз бала, Чиләккә күзеннән яшьтама. Бигрәк моңсу аның күзләре Колагында әнисе сүзләре. Шыгырдый карт кое, уфтана. Әнкәсе дә шулай сызлана. Тәмле кое суын авыз иткәч, Терелгәндәй була, җанлана. Таң атмаган әле, тын Галәм, ут бөркелә бары бер өйдән. Зур урамда капка ачыла, Аяклар коега омтыла. Шыгырдый карт кое, уфтана. Әнкәсе дә шулай сызлана. Тәмле кое суын авыз иткәч, Терелгәндәй була, җанлана. Кыз бала күңеле анада, Күз яшен яшерә коега. Ананың күңеле балада, Бер-берләрен уйлап таң ата. Шыгырдый карт кое, уфтана. Әнкәсе дә шулай сызлана. Тәмле кое суын авыз иткәч, Терелгәндәй була, җанлана.
А как ты думаешь, о чем песня "Коедан су ала кыз бала" ?