ГлавнаяИсполнителиСаит АбдуллинАк пароход
название:

Ак пароход


автор:

Саит Абдуллин


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 725 просмотров
Ак пароход 
Саит Абдуллин көе Разил Вәлиев сүзләре

Идел буйлап ак пароход килә.
Иркәм, миңа ак бәхетләр телә.
Ак пароход ялгызларны табыштыра,ак пароход
Йөрәкләрне ак пароход кавыштыра.

Шатлык төяп ак пароход килә.
Бөтен дөнья бүген уйный-көлә.
Ак пароход сагышларны тараттыра,ак пароход
Мәңгелеккә ак пароход яраттыра.

Талгын гына ак пароход килә.
Акчарлаклар җырлый безнең көйгә.
Ак пароход дәшә ерак ил гизәргә,ак пароход
Алып бара ак пароход диңгезләргә.

Дулкын ярып ак пароход килә.
Серләреңне дулкыннарга сөйлә.
Ак пароход ак хыяллар бүләк итә,ак пароход
Ак бәхеткә ак пароход алып китә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ак пароход" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен