ГлавнаяИсполнителиНафкат НигматуллинТаулар моңы
название:

Таулар моңы


автор:

Нафкат Нигматуллин


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1302 просмотра
Тау астындагы чишмәгә 
Йөгереп төшә идек. 
Сандугачлар белән бергә 
Суларын эчә идек. 

Күңелемдә чыңлый һаман 
Чишмә тавышы гына. 
Сине сөеп йөрүемнең 
Калды сагышы гына. 

Тау астында йөрим ялгыз, 
Чишмә сулары кипкән. 
Безнең мәхәббәткә шаһит 
Пар сандугачлар киткән. 

Мин онытсаң - онытырсың 
Бу дөньяда мин барын. 
Онытма моңаеп калган 
Туган якның тауларын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Таулар моңы" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен