ГлавнаяИсполнителиАделя СафинаКарлы янгыр
название:

Карлы янгыр


автор:

Аделя Сафина


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 868 просмотров
Күз яшьләре булып яңгыр ява,—
Ник елыйсың, болыт, елама.
Зинһар өчен, искә төшермәле,
Авыр бит соң миңа болай да.

Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
"Гафу ит!" — дип сорама...
Кушымта.
Белмисеңдер түгел, беләсеңдер
Йомшак икәнлеген күңелем.
Өзелергә торган көзге яфрак,
Ялгыз калган яфрак мин бүген.
Кушымта.
Онытырга телим — мөмкин түгел,
Тәрәзәдә минем гел күзем.
Минем кебек син дә газаплансаң,
Кичермичә ничек соң түзим?..
Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Карлы янгыр" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен