ГлавнаяИсполнителиӘ.Бакиров көе Х.Туфан сүзләреЭйткэн иден
название:

Эйткэн иден


автор:

Ә.Бакиров көе Х.Туфан сүзләре


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1273 просмотра
Әйткән идең:
"Әгәр сөя калсаң.
Миннән башка берәр бүтәнне,
Сөй… бары тик
Миннән яхшыракны,
Сөймә ләкин миннән түбәнне…"

Юлыктым мин, Лулу, бер чәчәккә,
Көтмәгәндә, уйламаганда.
Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә,
Әйтерсең лә синең дәвамга…

Тормышымның синнән соңгысында
Тапканым юк иде һичкемне.
Нишләргә соң? Бир бер киңәш миңа:
Ул һәр яктан синең шикелле.

"Нишләргә соң?" — дигән сорау белән
Киләм синең рәсемең каршына…
Үзең булсаң әгәр, мондый уйлар
Килер идемени башыма?!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Эйткэн иден" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен