ГлавнаяИсполнителиЗөфәр ХәйретдиновКалдырма
название:

Калдырма


автор:

Зөфәр Хәйретдинов


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 662 просмотра
Калдырма,калдырма көзләрдә ялгыз,
Кышларга,кышларга керә алмам.
Сагыш илендә калырмын,
Ак дөнья күрә алмам...

Калдырма,калдырма язларда ялгыз,
Җәйләргә,җәйләргә җитә алмам.
Яз белән җәйнең арасын
Ялгызым үтә алмам,
Сөюсез үтә алмам...

Калдырма,калдырма сөюдә ялгыз,
Бәхетемә җитә алмам.
Хыял илендә калырмын,
Ул илдән китә алмам.
Хыял иле җимерелер,
Үземнән китә алмам...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Калдырма" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен