название:
автор:
Бармаклары белән гүя
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1015 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Бармаклары белән гүя, Гармун телләрен саный. Берсен ала, берсен куя, Бер егет гармун сайлый. Гармун сайрый сандугачтай, Гармун сайрый да сайрый. Көйгә көйне ялгый-ялгый, Бер егет гармун сайлый. Уйнамый түзеп буламы, — Кулда гармун булганда?! Тын гына торып кара син Җаның моңга тулганда. Гармун сайрый сандугачтай, Гармун сайрый да сайрый. Көйгә көйне ялгый-ялгый, Бер егет гармун сайлый. Кызлар күңелен җилкетер Гармуннар бармы монда? Тукта-тукта, нинди көй бу? Йөрәкне урый моңга! Гармун сайрый сандугачтай, Гармун сайрый да сайрый. Көйгә көйне ялгый-ялгый, Бер егет гармун сайлый.
А как ты думаешь, о чем песня "Бармаклары белән гүя" ?