ГлавнаяИсполнителиНеизвестенГомер бүләк иттең, ләкин балачагым
название:

Гомер бүләк иттең, ләкин балачагым


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 817 просмотров
Гомер бүләк иттең, ләкин балачагым
Ак биләүдәй назлап төрмәдең.
Балам дигән сүзең тилмереп лә көттем,
Елап чыга идем тәннәрен.

Ташлап киттең, әнкәй,
Ятим иттең, өнкәй,
Ничек түзә синең йөрәгең? 

Сине кайтаруны сорап ялвардым мин
Ал таңнардан, ачы җилләрдән.
Нәүмиз, ятим иттең бәгырь кисәгеңне
«Әни» дигән назлы сүзләрдән.

Ташлап киттең, әнкәй,
Ятим иттең, өнкәй,
Ничек түзә синең йөрәгең? 

Өзгәләнә булыр хәзер үзәкләрең
Күргәч улың-лачын егетне.
Ятимлекнең ачы тамчылары юды
Сиңа булган соңгы өметне.

Ташлап киттең, әнкәй,
Ятим иттең, өнкәй,
Ничек түзә синең йөрәгең?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гомер бүләк иттең, ләкин балачагым" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен