ГлавнаяИсполнителиЛандыш Нигматжанова & Мунир РахмаевБас бас эйдэ каты бас
название:

Бас бас эйдэ каты бас


автор:

Ландыш Нигматжанова & Мунир Рахмаев


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1448 просмотров
1. Мөнир килгән биергә,
Зыңгылдатып биергә.
Кая гармунчылары?!
Тартыйк бию көенә.

Әйттерәдер түгелме,
Типтерәдер түгелме.
Әйтелгән дә, типтергән дә
Безнең Мөнир түгелме.

2. Сары читек, сары читек
Каян гына тапканнар?
Ике йөзек, хуш беләзек
Ландышкайга такканнар.

Бас, бас, бас, әйдә каты бас
Биюеңне күрсеннәр
Биюеңне күрсеннәр дә,
Безнең Ландыш дисеннәр.

3. Бие, дустым, бие әле
Бие әле, көл әле
Боек булган күңелләрне
Барсын ачып бир әле.

Бас, бас, бас, әйдә каты бас
Идәне сынмас әле
Сынса, ясарлар әле дә
Такта кагарлар әле.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бас бас эйдэ каты бас" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен