ГлавнаяИсполнителиРэсим ФасиховУзгынчы жил
название:

Узгынчы жил


автор:

Рэсим Фасихов


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 815 просмотров
1. Узгынчы җил булып сөеп үттең,
Җилләр тыңнды, йөрәк тынмады.
Җил туздырган күңел пәрдәләрен
Төннәр буе сагыш тырнады.

пр: Җәйге җилдәй җылы йомшак кулың
Көзге җилдэй өздең үзәкне.
Җилгә чәчтең янар хисләремне
Телмәсеннәр әле йөрәкне.

2. Җилләр кебек уйнап булды хисең
Очып йөрдең, әмма кунмадың.
Уйнап җилгә болын, күкләр кирэк
Тар чикләргә җаның сыймады.

3. Узгынчы җил сызып узып китте
Минем сөю генә үтмәде.
Давылларга каршы торган идем
Уйнак җилгэ көчем җитмәде.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Узгынчы жил" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен