название:
автор:
Шулай булсын бер генэ
автор:
Dj Veseliy
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1575 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
1. Йолдызлардан күзләдеңме, Җирдән дә өзләдеңме. Хыялымда күрдем дисең, Син минем эзләремне. Син дә миңа бер генә, Мин дә сиңа бер генә. Икебезне кавыштырган, Бу бәхетле көн генә. Шулай булсын гел генә. Шулай булсын гел генә. 2. Син алтыным, син көмешем, Ходай биргән өлешем. Пар канатлы итеп яшик Сөюебез җимешен. Син дә миңа бер генә, Мин дә сиңа бер генә, Икебезне кавыштырган, Бу бәхетле көн генә. Шулай булсын гел генә. Шулай булсын гел генә. 3. Күгәрченнәрдәй гөрләшеп, Былбыллардай серләшеп. Яшик әле бер-беребезгә "Бергенәм" - дип эндәшеп. Син дә миңа бер генә, Мин дә сиңа бер генә. Икебезне кавыштырган, Бу бәхетле көн генә. Шулай булсын гел генә. Шулай булсын гел генә.
А как ты думаешь, о чем песня "Шулай булсын бер генэ" ?