ГлавнаяИсполнителиРөстәм АсаевСоң түгелдер
название:

Соң түгелдер


автор:

Рөстәм Асаев


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 978 просмотров
Рим Хәсәнов көе
Сафуан Әлибаев сүзләре

Радик Гәрәев репертурыннан алынган җыр

Ераклардан йолдыз әзли ярсу яшьлек,
Җирдә сүнмәс утлар барын сизмәенчә;
Беребез күктә, беребез җирдә торып калган,
Яшьлек чакның үтәрләрен белмәенчә.

Ул чакларның очкыннары дөрләр кебек,
Җилләр йоткан җаннар әле, туң түгелдер,
Шул көннәрне безгә кабат кайтарырга
Соң түгелдер, бәлки, соң түгелдер…

Яшьлекләрнең ташкыннары шаулап аккан,
Тик икебез калганбыз шул ике ярда;
Бер могҗизә тоташтырса ярны ярга,
Үткәннәрең кабатланыр тагы җырда.

Ул чакларның ташкыннары гөрләр кебек,
Җилләр йоткан җаннар әле, туң түгелдер,
Шул көннәрне безгә кабат кайтарырга
Соң түгелдер, бәлки, соң түгелдер…

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Соң түгелдер" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен